Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасында рәсем дәресе, тәрбияче Гөлинә Флорид кызының татар халкының орнаментлары, гореф-гадәтләре турындагы сөйләве белән башланып китте. Кызыклы хикәя слайдлар һәм картиналар белән үрелеп барды. Балалар татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклау традициясе, декоратив-гамәли сәнгатьнең гүзәл төре- татар чигелеше белән таныштылар. Күңелле ял итеп, "Түбәтәй" уенын уйнадылар. Шөгыль түбәтәйгә милли бизәкләр ясап, аларны матур итеп буяу белән дәвам итте.