Шәмәрдән мәдәният йортында,физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, "Серле дөнья" ял клубына йөрүче нәниләр тарафыннан "Әкияттә-кунакта"әкияте сәхнәләштерелде. Мәдәни оештыручы А.М. Вәлиева балаларны курчак театры тормышы белән таныштырды. Курчак һәм бармак театры-физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтү, бу балаларда фикерләү һәм сөйләм үсеше, кул чукларының вак моторикасын үстерү өчен менә дигән материал. Чара барышында балалар курчак дөньясының әкияти сәяхәтенә чумдылар. Мәдәни оештыручы балаларга әкият геройлары ролендә булырга тәкъдим итте. Бу чара балаларда шатлыклы кәеф тудырды.