Әтнә авыл клубы Саба районы буенча "Сабам минем - гүзәл ягым"исеме астында экскурсия оештырды. Вәлиева Тамчыгөл Сатыш-Мингәр маршруты буенча экскурсия үткәрде һәм катнашучыларга әлеге торак пунктларның истәлекле урыннары турында сөйләде. Сатыш авылы мәдрәсәсендә һәм Синәр авылында Ш.Биктимиров музеенда мәдәният хезмәткәрләре экспонатлар белән таныштырдылар. Ә "Сабантуй" мәдәни-күңел ачу комплексында кызыклы программа көтте. Барлык катнашучылар да канәгать калдылар һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.