«Гаилә белән бергә уку»

2019 елның 25 октябре, җомга

Курсабаш авылы китапханәсендә «Гаилә белән бергә уку» дип исемләнгән гаилә белән аралашу көне узды. Чарага тулы составта китапханәгә язылган гаиләләр чакырылган иде. Катнашучылар гаилә турындагы борынгы гыйбрәтле хикәя  белән таныштылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар үзләре, әти-әниләре укыган яки алар белән бергә укыган әкиятләрен сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Китап киштәсеннән берничә китап сайлап алып, балалар аларны иң кызыклы яктан тәкъдим иттеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре танып-белү уены атмосферасына эләктеләр һәм төрле -мәкальләр, гаилә, әкияти һәм шигырь конкурсларында катнаштылар. Китапханәче олы яшьтәге укучылар игътибарын балаларның шәхес буларак формалашуында ата-аналар роленә һәм өй китапханәсенең балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә әһәмиятенә, китап уку һәм фикер алышу кебек гаилә традицияләрен яңартуга юнәлтте. Чараны китапханәче ата-аналарга мөрәҗәгать белән тәмамлады: аларга балалар белән бергә укырга һәм укыган буенча фикер алышырга кушты,  чөнки бу процесс баланың  дөньяга үз карашын формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International