Район балалар Думасының яңа составына кандидатлар арасында дебатлар

2019 елның 25 октябре, җомга

Шушы көннәрдә, Балалар иҗат үзәге базасында, «Кояшкай» балалар район Думасының яңа составына кандидатлар арасында дебатлар булып узды.

Кандидатлар чират буенча үзләренең сайлау алды программалары һәм сайлау кампаниясе вакытында башкарылган «игелекле эшләре» турында сөйләделәр. Яшь булуларына карамастан, катнашучылар җитди һәм актуаль темаларны күтәрделәр. Экология, спорт, мәдәният – балаларны иң борчыган темалар иде.  Алар төрле мәдәни һәм спорт чаралары, социаль акцияләр, флешмоблар үткәрү, волонтерлар хәрәкәтен камилләштерү тәкъдимнәре белән чыктылар.

Кандидатлар  белән танышканнан соң, экспертлар һәм тамашачылар аларга үзләрен борчыган сорауларны бирделәр: мәктәптә үзидарә нәтиҗәле эшләсен өчен нәрсә кирәк; лидер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш; укучыларны актив эшчәнлеккә җәлеп итү өчен ниләр эшлисез. Кандидатлар барлык сорауларга да уңышлы җавап бирделәр.

25 октябрьгә кадәр лаеклы кандидат өчен онлайн тавыш бирү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International