Шушы көннәрдә районныбызның 10 укучысы Анапа шәһәренең «Смена» балалар үзәгендә «Осталар шәһәрчеге» һөнәри юнәлеш бирү сменасында катнашып, ял итеп кайттылар.
Ике атна эчендә малайлар һәм кызлар яңа һөнәрләр белән таныштылар, инновацион технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең мастер-классларында булдылар һәм илебезнең төрле почмакларыннан үзләренә яңа дуслар, фикердәшләр таптылар. Смена программасы балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч оештырылган. Төрле өлкәләр буенча мастер-класслар һәм конференцияләр, кызыклы экскурсияләр һәм ярышлар, шулай ук кичке күңел ачу чаралары – барысы да активист укучыларыбызның күңеленә хуш килде. Кыска гына вакыт эчендә балалар мәктәп оешмаларындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, файдалы коммуникатив күнекмәләргә ия була, яңа дуслар таба, бик күп яхшы тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр ала алдылар.