“Тату сыйныф серләре” конкурсының III этабы

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

21 нче октябрьдә, Олы Арташ төп мәктәбендә,  әти-әниләр комитетлары өчен “Тату сыйныф серләре” дип аталган бәйгенең III муниципаль этабы үтте. Анда Олы Кибәче, Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш, И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта, Олы Арташ һәм Түбән Шытсу төп мәктәпләре әти-әниләр комитетлары, иҗади гаиләләре көч сынашты. “Иҗади гаилә” номинациясендә чыгыш ясаучылар: Олы Кибәчедән Шариповлар, Сатыштан Файзрахмановлар, Завод-Ныртыдан Хаҗиевлар, Олы Арташтан Гасимуллиннар, Түбән Шытсудан Шарифуллиннар.

Алдагы зона этабы даталары:

23.10 - Югары Симет

29.10 - Шәмәрдән

Башлану вакыты: 18.00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International