Икмәк бәйрәме

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

20 октябрь көнне, Керәнле авыл клубында "Икмәк-тормыш нигезе" исемле икмәк бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм уеннары һәм конкурслар концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Кичәне алып баручы ипинең килеп чыгу тарихы , ипи җитештерүнең авыр хезмәт икәне турында сөйләде.
Аннары бәйрәмдә катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр , икмәк турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, ипи белән бәйле профессияләрне санадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International