20 нче октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә автомодельләштерү буенча республика ярышлары булып узды. Әлеге ярышлар 5 этаптан тора. Ярышларда Саба гимназиясе һәм Иштуган урта мәктәбе укучылары катнашты. Уңышлы чыгыш ясап, Саба гимназиясе укучылары Шайхутдинов Сәйдәш һәм Сәйфиев Булат 2 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булдылар