17 октябрь көнне, Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Могҗизалы көз»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Һәр катнашучы кабатланмас төсләр белән көзнең матурлыгын чагылдырды.Конкурс барышында балалар көзгә, аның юмартлыгы һәм матурлыгына кагылышлы халык сынамышлары белән таныштылар. Ахырдан барлык эшләр бәяләнде һәм җиңүче дип Хәйруллина Зәринә табылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.