Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, нык һәм чыдам кешеләргә - зур хәрефтән языла торган кешеләргә багышлана. Мөгаен, нәкъ менә шуңа күрә бәйрәм чаралары атна дәвамында, хәтта озаграк та үткәрелә. Өлкәннәр көне - чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайлар бәйрәме. Бу бәйрәм җәмгыятькә генә түгел,безгә дә яннарыбызда кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итүче кешеләр яшәвен искә төшерә. Бу көнне үткәрелгән бәйрәм чаралары безнең өлкәннәребезгә күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 4 октябрь көнне, Кызыл Мишә мәдәният йортында, өлкәннәр өчен, «Күңел һаман яшь әле»дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, тамашачылар аларны бик теләп тыңладылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, анда өлкәннәребез бик күңелле итеп аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын башкардылар.