Бала өчен дөнья нәкъ менә гаиләдән башлана. Монда ул үзенең беренче адымнарын ясый, беренче сүзләрен әйтә, беренче китаплары белән таныша. Нәкъ менә әти һәм әни сабыйга матур рәсемле китапларны күрсәтә, беренче әдәби геройларга, аларның язмышларына һәм маҗараларына сокланырга өйрәтә. Әгәр ата-аналар һәм бала еш кына кулга китап алсалар, гаиләдә рухи бердәмлек, тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Уку атмосферасы гаилә традициясенә әйләнергә тиеш. Чөнки нәкъ менә китаптан күңел һәм йөрәк өчен ризык алырга була. Китапларның мәгълүмат чыганакларына яки күңел ачу чараларына гына әверелмәве, ә гомуми белем бирү һәм мәдәни роль уйнавы мөһим.
Бу уңайдан 24 сентябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылның иң актив китап укучы гаиләләрен китапханәгә җыйдылар. Балаларның китапларга булган кызыксынуларын арттыру максатыннан, «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнгән китаплар белән ял сәгате уздырдылар. Бу гаиләләр китаплар-журналлар укырга бик яраталар, шулай ук алар балалар өчен төрле кызыклы әкиятләр һәм хикәяләр алалар. Менә бүген дә бу балалар әниләре белән, зур кызыксыну белән китаплар-журналлар укыдылар, матур рәсемнәрен карадылар, шулай ук әниләр белән балалар тәрбияләү турында әңгәмә алып барылды. Чара күңелле һәм кызыклы үтте.