Халыкара тынычлык көне. Ул беренче тапкыр 1981 нче елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителә. Мәктәбебездә бу көнне әхлак сәгатьләре кысаларында “Тынычлык күгәрчене” чарасы үткәрелде. Акциянең максаты: “Җир йөзендә тынычлыкның булуы, югалтуларсыз яшәү, бәхетле, шат йөзле балалар һәм әниләрнең елмаюлы карашларын һәрвакыт тоеп тору”. Акциянең эмблемасы Пабло Пикассо тарафыннан 1949 нчы елда ясалган, анда томшыгында Зәйтүн ботагын кабып очучы ак күгәрчен сурәтләнгән. Әлеге акциянең нигезе булып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, тылда хезмәт күрсәткән якташларыбызның исемнәре язылган ак кәгазь күгәрченнәр тыгылган шарларны очыру традициясе тора. Шулай ук, бу чара Җиңүнең 75 еллыгын каршы алу уңаеннан да үткәрелә. Бүген, сыйныф сәгатьләре вакытында, укучылар, “Тынычлык күгәрчене” акциясе турында видеороликлар карадылар, ак кәгазь күгәрченнәр ясадылар.