Күршеләр көне

2019 елның 14 сентябре, шимбә

13 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән сәнгать сөючеләр Мичәнбаш авыл клубы мөдире белән берлектә Мичәнбаш авылында күршеләр көне үткәрделәр. Кичәнең программасы үз эченә сәнгатьнең төрле жанрдагы концерт номерларын алган иде. Артистларның чыгышы белән беррәттән конкурслар да булды, анда барлык теләүчеләр дә катнаша алды. Шулай ук җыелган халык өчен сый-нигъмәт белән өстәлләр әзерләнгән иде. Чара дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International