Югары Симет авыл җирлегендә сайлаулар көне

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар Югары Симет авыл җирлегендә бик оешкан рәвештә һәм тыныч шартларда узды. Авыру сәбәпле сайлау участогына килә алмаучыларны өйләренә барып сайлаттылар. Участокка иң беренче сайлаучы буларак килгән  Гөлсәрия  Шәйдуллинага бүләк тапшырылды. Моннан тыш, 18 яше тулып беренче тапкыр сайлауларга килгән ун кешегә дә бүләкләр әзерләнгән иде. Сайлаучылар кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Кичке 8 сәгатьтә җирлектә тавыш бирү төгәлләнде. Хәзер яңа сайланган депутатларга өмет баглыйбыз. Алар халык мәнфәгатьләрен кайгыртырлар, тормышыбызны яхшырту өчен тырышырлар дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International