Татарстан Республикасы көненә багышланган чаңгыроллерлар буенча район ярышы

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе
30 нчы август көнендә  Байлар Сабасының “Аргамак” картодромында  чаңгыроллерлар буенча ярыш булып узды. Ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар һәм аларның тренерлары Шакирҗанов Д.М. да катнашты. Спортчылар әлеге ярышта яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Гатиатуллин  Ильяс 2004-2005 нче елгы категориядә 2 нче урынга лаек булды. (4,8 км).

Мөхәмәтҗанов Камил  2006-2007 нче елгы категориядә  3 нче урынга чыкты (3,2 км).

Шакирҗанова Әдилә 2008 нче елгы  һәм аннан кечерәк кызлар  категориясендә 2 нче урынга чыкты.

“Сабантуй” спорт мәктәбенең биалон буенча тренеры Шакирҗанов Д.М.  1959-1968 нче елгы категориядә 1 нче урынга лаек булды.

 Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International