Программалаштыру буенча укуларның ябылышы

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

19-24 нче август көннәрендә Сәләтле балалар мәктәп-интернаты базасында ICL компаниясе белән берлектә программалаштыру буенча укулар үткәрелде. Әлеге укуларда районыбызның 20 укучысы катнашты. Көндезләрен укучылар белемнәрен арттырса, кичләрен бассейн, "Олимп" ял паркында, "Сабантуй" спорткомплексында, Лесхоз поселогы музейларында, Сатыш мәдрәсәсендә булдылар. Бүген  укучылар килгән кунакларны үзләренең проект эшләре белән таныштырды. Укучылар проект яклаганнан соң, хэрберсе ICL компаниясе әзерләгән сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International