«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «Шома Бас» программасында төшерүдә катнашу

2019 елның 25 августы, якшәмбе

25 август көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә «Шома Бас» бию программасында катнашу өчен чакырылган иде. Балаларны җылы атмосферада каршы алдылар, бу исә яшь биючеләр өчен бик мөһим. «Асылташ», «Яшьлек» һәм «Экспромт» коллективлары үзләренең матур һәм истә калырлык биюләре белән шаккатырдылар. Коллективның һәр катнашучысы үзен телеэкран йолдызы итеп хис итә алды. Мөхәррир Ләйсән Хөснуллина балаларга иҗади тормышта зур җиңүләр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International