"Ай, да, без!" дип исемләнгән уен программасы

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

20 август көнне Кызыл-Мишә авылы плотинасы янындагы ачык мәйданда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Ай, да, без!" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Көн искиткеч матур, кояшлы, балаларның җәйге кәефләре  бик яхшы иде. Шуңа күрә барлык катнашучыларда да уйнау һәм йөгерү теләге зур булды. Балалар  скакалка аша сикерделәр, “Маялы” уенын уйнадылар, «өч аякта»  йөгерделәр, каршылыклар полосасын уздылар, бадминтон уйнадылар. Уйнаган саен балаларда уен комары арта барды. Әлбәттә, барлык балалар да биремнәрне җиңел үтәмәде, җиңелү дә булды. Әмма, шуңа да карамастан, катнашучылар арасында уен-көлке, күңел ачу хөкем сөрде. Балалар да, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә – барысы да бәхетле иде. Ә балаларның күңеллелектән балкыган шат күзләре -чараны оештыручыларга иң яхшы бүләк бит ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International