Балалар бакчасының мөһим бурычы - баланы мәктәпкә әзерләү. Моның өчен Саба 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында балаларның логик фикерләүләрен үстерү өчен төрле уеннар кулланыла. Аеруча нәтиҗәле кулланма булып Дьёнеш блоклары тора. Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре Дьёнеш блоклары белән уйнап, чагыштыру, анализлау, синтезлау, классификацияләү, гомумиләштерү, конкретлаштыру кебек логик операцияләрне башкарырга өйрәнәләр.