«Игенченең алтын куллары» мәгълүмат сәгате

2019 елның 2 августы, җомга

1 август көнне Оет авыл китапханәсе клуб  белән берлектә «Игенченең алтын куллары»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында кешеләрнең борынгы заманнарда ипигә хөрмәт белән караулары, икмәкнең валчыгын да әрәм итмәүләре турында сөйләдек. Балалар игътибарына "Икмәк-табынга нур сибүче, кешегә, илгә көч-куәт бирүче" дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шигырьләр укылды. Музейда  балаларны икмәк җитештергәндә элек әби - бабаларыбыз  кулланган эш кораллары белән таныштырдык, борынгы кул тегермәне белән ярма ярып карадык. Бу чарага "Икмәк бөтен нәрсәгә баш"дигән стена газетасы чыгардык.  Чара балаларда икмәк үстерүдә һәм җитештерүдә катнашкан кешеләргә  ихтирам,   икмәккә  сакчыл  караш,  игенче хезмәтенә  мәхәббәт уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International