1 август көнне Иске Икшермә авылы китапханәсендә, балаларның күзаллауларын киңәйтү, хәтер, логик һәм ассоциатив фикерләүне өйрәтү максатыннан "баш миенә разминка" исеме астында ребуслар, кроссворлар һәм башваткычлар чишү чарасы үткәрелде. Кроссвордлар чишү кругозорны киңәйтә, хәтерне яхшырта. Аның ярдәмендә сүзлек запасын баетырга, яңа, кызыклы нәрсәләрне белергә була, чөнки кроссвордның бөтен мәгънәсе нәкъ менә аны дөрес итеп чишүдә. Чара кызыклы һәм файдалы килеп чыкты, балалар яхшы кәеф алдылар һәм бик күп яңа сүзләр белделәр.