Сатыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Табигать һәм без" һәм «Эшче һөнәрләр елы»дип исемләнгән стена газетасы чыгарылды. Китапханәче табигатьнең кеше тормышында мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Катнашучылар Туган як табигате турында фикер алыштылар, табышмаклар чиштеләр. Безнең әйләнә-тирә тормышыбыз үзебездән генә тора, табигать һәм без-бер бөтен. Табигатьне, җәнлекләрне, кошларны саклау безнең төп бурычыбыз. Табигатьне юк итеп, без үз тормышыбызны, балаларыбызның тормышын һәлак итәбез. Ә табигатьне саклап калып, без үзебезгә һәм киләчәк буыннарга сәламәт һәм бәхетле булырга мөмкинлек бирәбез.