"Авыл һөнәрләре кичә, бүген, иртәгә” мәгълүмәти - танып белү экскурсиясе

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

24 июль көнне Юлбат  мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү һәм хезмәт дөньясы белән кызыксынуны формалаштыру максатыннан "Авыл һөнәрләре кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгә  мәгълүмәти- танып белү  экскурсиясе оештырдылар. Мастерскойда булып, алдынгы механизатор Мәҗитов З.Й. белән әңгәмә кордылар.Ул балаларга  үз һөнәре, нәрсә белән шөгыльләнүе һәм үз эшен ничек дөрес башкарырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар  зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр, әңгәмәләр бик җанлы формада узды. Балалар үзләренең фикерләрен һәм киләчәк планнары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International