Җәй – балаларның иң яраткан вакыты. Үсеп килүче яшь буынның организмын ныгыту максатыннан, көннәр буе саф һавада йөрергә мөмкин. Җәйге чорда балаларның иҗади, танып белү һәм хәрәкәт эшчәнлеген үстерү өчен, тәрбиячеләр төрле уен формалары уйлап таба. Күп очракта, әлеге төр эшчәнлектә балалар мәйданындагы җиһазларны куллана.
Уен мәйданчыгында , балалалар вакытны күңелле үткәрүдән тыш, төрле аспектларда үсеш ала. Димәк, әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең максатлары чынга аша.