Бүген, 18 июнь көнне Төбәк авылында яшәүче Васильева Мария Николаевнага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хуҗин, Саба муниципаль районы башкарма комитетының экономика бүлеге җитәкчесе М.М. Баһманов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин, Мария Николаевна 25 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Олы Кибәче урта мәктәбе укытучылары килгән иде. Юбилейга шулай ук Мария Николавнаның балалары, оныклары да җыелган.