Экологик-чистарту акциясенә безнең өлеш

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Завод-Нырты урта гомумбелембирү  мәктәбе коллективы  Татарстан республикасында үтүче санитар-экологик  акциясенә актив кушылып китте.

Туган җиребезнен нинди булуына без битараф кала алмыйбыз. Планетабызның киләчәге безнең табигатькә карата булган мөнәсәбәт белән бәйле. Шуларны аңлап һәркем үзенең өлешен кертергә тырыша. Макулатура җыю дәвам итә.Укучыларыбыз әти-әниләре белән белән бергәләп агач үсентеләре утырталар.Башлангыч сыйныф укучылары өчен кошлар көне һәм рәсемнәр бәйгесе үткәрелде.Тимурчылар авылыбызда урнашкан обелискларны тәртипкә китерделәр. 3 сыйныф укучысы Шакиров Шәүкәт XX  республикакүләм экологик олимпиадада 3 урын алып кайтты.(җитәкчесе Сафаргалиева Ф.М.)

Шушы чаралар аша балалар табигатькә сакчыл булырга, үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күрергә ойрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International