Спорт чаралары

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Район күләмендә ел дәвамында сәламәт тормыш алып бару максатында күп төрле спорт чаралары үздырыла. Мичән авыл җирлеге укучылары, яшьләре үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгылыкта йөриләр.

Мичан авылы яшьләре волейбол буенча ир-егетләр арасында район чемпионатының зона этабында икенче урынны яулап, финалга чыктылар.

23 апрель көнне Саба спорткомплексында чираттагы волейбол ярышлары булып узды. ” Мичән” командасы ” Лесхоз” командасына каршы уйнап,2:1 исәбенә җиңү яулады. Спортсменнарга алга таба да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International