Җирле үзидарә көненә багышланган чара

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

22-23  апрель көннәрендә Иске Мичән, Яңа Мичән авыл мәдәният йортлары һәм Яңа Мичән китапханәсе катнашында Мичән топ мәктәбе укучылары  өчен чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларга җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген аңлату, гражданлык хисе тәрбияләү.

 Чарага Мичән авыл җирлеге сәркатибе, Мубаракова И.А.һәм хәзергесе көндә лаеклы ялда булган. Хафизова Р.Ш.  чакырылды. Алар укучыларга җирле үзидарә эшчәнлеге, киләчәккә планнары хакында сөйләделәр.

Китапханә мөдире Сайфутдинова Ф.Я. җирле үзидарәләр оешу тарихы турында сөйләде. Укучыларны китапханәдәге “Җирле узидарә”, “Татарстан”, “Сельская новь» журналлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International