Спорт чаралары

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Район күләмендә ел дәвамында сәламәт тормыш алып бару максатында күп төрле спорт чаралары үздырыла. Тимершык авыл җирлеге укучылары, яшьләре үткәрелгән чараларда актив катнашып, алдынгылыкта йөриләр. Спортка сәләтлелек мәктәп тәрбиясеннән үк башлана. Соңгы ярышлардагы уңышларны алсак, район күләмендә 2006 елгы һәм яшьрәк ир-егет укучылар арасында үткәрелгән баскетбол ярышларында Тимершык урта мәктәбе укучылары 3 нче ел рәттән беренчелекне яулап, күчмә кубокны үзләренә калдырдылар.

Шулай ук Тимершык авылы яшьләре волейбол буенча ир-егетләр арасында район чемпионатының зона этабында икенче урынны яулап, финалга чыктылар. Спортсменнарга алга таба да уңышлар телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International