2019 елның 16 мартында Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республика спортчылары катнашты. Һәр районнан стартка иң әзерлекле чаңгычылар командасы, һәр районның җыелма командасы составында 2 ир - ат һәм 2 хатын-кыз катнашты. Команда зачетында Саба районы спортчылары җиңү яулады! Безнең районны ярышларда тәкъдим иттеләр: Минниханова Гөлсем Вәли кызы, Гарипов Ирек Рамазан улы, Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы. Хатын-кызлар арасында индивидуаль ярышларда 4:31.7 Гөлсем Вәли кызы 2 урын алды, Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы 4:28.6 нәтиҗәсе белән 1 урын алды. Ир-атлар арасында шәхси ярышларда Ирек Рамазан улы 9:40.0 нәтиҗәсе белән 1 урын алды, Азат Хурмат улы 10:10.5 нәтиҗәсе белән 6 урын алды. Чын күңелдән аларны җиңүләре белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез.