Түбән Симет авылы клубында игелек кылу атналыгы кысаларында , өлкәннәр катнашында “Коймак бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәм кичәсендә өлкәннәр борынгы татар халык уеннары “Йөзек салыш” , “Наза” , “Түгәрәк” уеннарын уйнадылар. Коймак турында шигырьләр тыңладылар , мәкальләр эйттеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кичәнең төп өлеше коймак белән чәй эчү булды.