"Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белән очрашу

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

5 февраль көнне Саба һәм Теләче районнары буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Сөнгатов А. Ш., әйдәп баручы белгеч Билалова Х. С. һәм Саба муниципаль районы социаль яклау белгече белән берлектә «Балкыш»тернәкләндерү үзәгендә пенсионерлар белэн очрашу булып узды. Очрашуның төп темасы пенсия яшен арттыру законопроекты һәм Пенсия фондының электрон сервислары, 80 яшькә җиткән гражданнар һәм инвалидлар өчен яңадан исәпләү һәм карау буенча дәүләт хезмәтләрен алу турында  булды. Очрашу тәмамланганнан соң күп кенә пенсионерлар пенсиягә кагылышлы сораулар белән килделәр. Пенсионерлар бу сорауларга да җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International