«Эмеральд Кап» бадминтон буенча Россиякүләм балалар һәм яшүсмерләр турниры

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

28 нче февральдән 3 нче мартка кадәр Түбән Новгород өлкәсенең “Изумрудное” ял итү базасында 2 нче тапкыр бадминтон буенча “Эмеральд Кап”ярышлары булып узды. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш төркемнәрдә үтте.

Турнирның ялгыз категориясендә “Сабантуй” спорт мәктәбеспортчысы Зайнеев Айназ 3 нче урынга лаек булды.

Парлы хатын-кызлар категориясендә Иващенко Алена (Б.Сабасы)/ Вейгар-Табло Ева (Казан шәһәре) – 3 нче урын.

Парлы ир-атлар категориясендә Зайнеев Айназ (Б.Сабасы)/Карпов Артем – 3 нче урын.

Катнаш парлы категориядә “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары Зайнеев Айназ һәм Иващенко Алена 3 нче урын алдылар.

Ярышта катнашучыларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International