“Саба сөт-май комбинаты” үз эшен 1972 нче елда башлап җибәрә. 2017 елның 3 октябреннән яңа инвестор "БАШМИЛК" компанияләр төркеме Саба сөт комбинатында үз производствосын ачып җибәрде һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән беренче өлеш сөтне кабул итте. Предприятиедә 120 кеше эшли. Алар үз эшләрен яратып һәм анмус белән башкара. 2018нче елда Мәскәүдә дөньяның 63 дәүләтеннән 2 меңнән артык компания катнашында узган «ПРОДЭКСПО-2018» халыкара азык-төлек күргәзмәсендә әлеге комбинат сыр җитештерүдә лидер саналучы предприятиеләр арасында 2 нче урынны яулады һәм көмеш медаль, халыкара конкурс лауреаты дипломы белән бүләкләнде.