2019 елның Саба муниципаль районы хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча чемпионат ярышлары

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

11 февраль көнне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ветераннар командалары арасында мини-футбол буенча Чемпионат  уеннары старт алды.

Беренче уенда МПП ЖКХ һәм ПОЖАРНАЯ ОХРАНА командалары очрашты. ПОЖАРНАЯ ОХРАНА командасы 7-3 исәбе белән МПП ЖКХ командасын отты. Кәримуллин И. (МЧС)  хет-трик белән билгеләнде. Икенче уенда САБЫГАЗ һәм ШЛПУМГ командалары очрашты. Газ тармагы командалары арасында уен бик кызгын барды, оборона бик яхшы эшләде. Матч исәбе 4:1 САБЫГАЗ командасы файдасына.

2019 елның 18 февралендә Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт залында чираттагы уеннар узачак. Барлык футбол сөючеләрне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз. Уеннар 19: 00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International