2019 елның 10 февралендә кышкы спорт төрләре көне уңаеннан Саба муниципаль районы Кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды. Беренче уенда Сабабаш-Юлбат командалары очрашты. Уен Сабабаш командасы файдасына 7-3 исәбе белән тәмамланды. Икенче уенда Мешабаш-Сабы командалары очрашты, уен Сабы командасы файдасына 13:4 исәбе белән тәмамланды. Өченче уенда Тимершик-Шемордан командалары очрашты. 4:0 исәбе белән Шәмәрдән командасы җиңде. Дүртенче уенда Шикши-Евлаштау командалары очрашты, ике яклы уенда Шекше командасы 4-2 исәбе белән җиңү яулады.
17 февраль көнне Шәмәрдән авылында авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Кубогының финал уеннары узачак. Кызыклы очрашулар һәм команда өчен җан атарга теләүчеләрне 11:00 сәгатьтә Шәмәрдән авылына чакырабыз.