Кичә 2018 нче елның 1 нче февралендә Саба муниципаль районының Байлар Сабасы зонасы хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов үткәрде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча беренче урында-САТЫШ командасы, икенче урында-САБАНТУЙ командасы, өченче урында КИБӘЧЕ командасы. Иң яхшы капкачы номинациясендә Гыйльметдинов Динар Сатыш командасыннан бүләкләнде. Иң яхшы уенчы номинациясендә Габдулманов Рамил САБАНТУЙ командасыннан һәм Заһидуллин Нияз Килдебәк командасыннан бүләкләнде. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.