Рәшит Хәкимов истәлегенә багышланган йөзү буенча «Зилант» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең VII ачык турниры

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

27 гыйнвар көнне Кукмара шәһәрендә Рәшит Хәкимов истәлегенә багышланган йөзү буенча «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең VII ачык турниры узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 5 командасыннан 130дан артык спортчы катнашты(Балтач, Кукмара, Арча, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы).

Безнең район спортчылары мактаулы призлы урыннар алдылар:

  2009 елгы кызлар арасында::

1 урын Хабирова Лиана (50 и/с, 50 брасс);

2009 елгы малайлар арасында:

2 урын Исрафилов Әмир (50 брасс);

3 урын Исрафилов Әмир (50 и/с);

2007 елгы кызлар арасында:

2 урын Рафикова Динә (100 к/п, 100брасс);

2006 елгы кызлар арасында:

2 урын Багманова Адилә (100 брасс);

2004 елгы яшүсмерләр арасында:

2 урын Рафиков Әмир (100к/п);

2 урын Шәйхетдинов Нур (100 и/с);

3 урын Рафиков Әмир (100 и/с);

3 урын Шәйхетдинов Нур (100 к/п).

Йөзү буенча тренер Сафина И. Г.

Тренерны һәм районыбыз укучыларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International