Саба муниципаль районы хезмәт коллективлары һәм җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Чемпионат

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

14,15 гыйнвар көнне Килдебәк белән Тимершык авылларында Югары һәм Беренче лига мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.

14 гыйнвар көнне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Лесхоз, Сабыгаз,Икшермә, ДЮСШ, Исполком, РЭС командалары очрашты.

 Уеннар нәтиҗәләре:

Лесхоз-Сабыгаз 4:4;

Икшурма-ДЮСШ 13:3;

Исполком-РЭС 3: 7.

15 гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбенең спорт залында Сабантуй, Килдебәк, Кибәче, Сатыш, Дуслык, МПП ЖКХ командалары очрашты.

Уеннар нәтиҗәләре:

Сабантуй-Килдебәк 11: 4;

Кибәче-Сатыш 1:3;

Дуслык-ТКХ МПП 8:2.

Бүген, 2019 елның 17 гыйнварында, Килдебәк урта мәктәбенең спорт залында Саба муниципаль районының Югары лига мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары узачак. Барлык футбол сөючеләрне Килдебәк урта мәктәбенең спорт залына чакырабыз. Уеннар 18: 45 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International