Ир-атлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Наил Хәмидуллин ачык шәхси-команда беренчелеге

2019 елның 11 гыйнвары, җомга
8 гыйнвар көнне Теләче авылының «Батыр» спорт комплексында ир-атлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Наил Хәмидуллин ачык шәхси-команда беренчелеге булып узды.
Безнең район спортчылары призлы урыннар алдылар:
2 урын-Сафиуллин Нурсиль 60 кг авырлык категориясендә;
2 урын Гәрәев Салават 75 кг авырлык категориясендә;
Көрәш буенча Тренер Закиров Делюс Ридаил улы 100 килограммнан артык авырлык категориясендә 3 нче урынны алды.
Чын күңелдән спортчыларыбызны ярышларда бик яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм ярышларда алга таба да уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International