Авыл китапханәләре районкүләм үткәрелгән «Апрель укулары – балаларга кычкырып укыйбыз» дип исемләнгән акциядә катнаштылар (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 27 апреле, җомга

Һәрбер бала үзенең бала-чагыннан алып бөек татар шагыйренең әкиятләрен, шигырьләрен тыңлап үсә. «Апрельские чтения – читаем детям вслух» район акциясе кысаларында Шәмәрдән лицееның 2а сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Алия Ирековна) Шәмәрдән балалар китапханәсе “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!” дигән кычкырып уку сәгате оештырды. Китапханә мөдире Галиакберова Р.Х. балаларны Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, аларга электрон презентация күрсәтте. Аннан соң китапханә мөдире “Тукаебыз” дип исемләнгән викторина үткәрде һәм “Тылсымлы сәхифәләр”, “Путешествие в мир Тукая”, “Әкиятләр” китапларын кычкырып укуны оештырды. Балалар бер-берсе белән ярыша-ярыша бөек шәхесебезнең шигырьләрен сөйләделәр һәм бүләкләр алдылар. Очрашу барышында укучылар Г.Тукай әкиятләре буенча төзелгән табышмакларга җаваплар эзләделәр, иллюстрацияләр буенча әкиятләрнең исемнәрен таптылар. Чара Г.Тукай шигырьләре буенча «Кызыклы шәкерт» һәм «Бала белән күбәләк» мультфильмнарын карау белән тәмамланды.

Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Тукай иленә сәяхәт" - мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Тукайның балачагы турында сөйләнде,аның шигырьләре,әкиятләре,мәсәлләре кычкырып укылды.

Яңа Мичән авыл китапханәсендә “Без  - Тукай оныклары” дигән апрель укулары уткәрелде. Үткәрелгән мероприятиядә  Г. Тукайның “Бәхетле бала” китабындагы әсәрләре кычкырып укылды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

  Милләтебезнең йөзек кашы, даны дөньяның бөтен кыйтгаларына таралган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 еллыгына багышлап  Олы Шынар авыл китапханэчесе мэктэп  укучылары өчен “Без Тукайлы халык мәңгегә!” исеме белән Тукай укулары уздырды. ”Шигъри тәлгәшләр” өлешендә  китапханәчеләр һәм укучылар  бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. ”Син Тукайны беләсеңме?” исеме белән әдәби викторина уздырылды. Китап күргәзмәсе, күзәтү ясалды. Чарадан катнашучылар  белемнәрен ныгыттылар, канәгать калдылар.

Казанче Бигәнәй авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Ромашка" ясле-бакча балалары белән "Апрель укулары" акциясе кысаларында кычкырып уку сәгате үткәрделәр.

Олы Кибәче авыл китапханәсендә клуб мөдире белән берлектә “Без- Тукай оныклары” дип исемләнгән апрель укулары уздырылды. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын үз итүчеләр аның шигырьләрен, әкиятләрен  кычкырып укыдык. Катнашучыларга грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

  Юлбат мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре “Ромашка  ”балалар бакчасында балалар белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  китаплары буйлап сәяхәт иттеләр.Бик күп шигырьләре,мәсәлләре әкиятләре кычкырып укылды. Әкиятләрен балалар бик теләп сойләделәр.Соңыннан.”Эш беткәч уйнарга ярый” “Бала белән Күбәләк”шигырен хор белән укып,  рәсемен ясадылар.

Ике басу Арташ мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Ике басу Арташ “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячеләр һәм балалар катнашында Бөек шагыйребез Г.Тукай туган көненә багышланган “Тукай кайта безгә һәр язда” диеп исемләнгән шигъри иртә уздырдык. Шигъри иртә барышында балаларга Тукайның “Су анасы” әкиятен кычкырып укуны китапханәче оештырды, балаларны бәйрәм белән котлап Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырын башкардык, балалар арасында Тукай шигыръләренә шигыръ бәйгесе уздырдык. Бәйгедә Сылу Каюмова 1 урын, Илзат Нигматзянов 2 урын, Кәрим Гаянов 3 урынга лаек булдылар. Шигъри иртәне татар теленең гимны “Туган тел” җырын бергә башкарып төгәлләдек.

  Лесхоз авыл китапханәсе районкүләм үткәрелгән  «Апрель укулары – балаларга кычкырып укыйбыз» дип исемләнгән акциядә катнашты. Әлеге акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел булуга багышланган иде. Акция барышында балаларны яңа кайткан китаплар белән таныштыру максатыннан китап күргәзмәсе дә куелган иде. Балалар бик теләп, сәнгатьле итеп Тукаебызның шигерьләрен укыдылар. Тукайны укыган саен аның бөеклегенә таң каласың. Ул чынлап та татар шигриятенең классигы. Гади генә язылган кебек иҗат җимешләрендә, уйланган кешене уйландырырлык күпме мәгънә салынган. Акциядә Лесхоз урта мәктәбендә укучы биш бала катнашты.

Мингәр авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Мин Тукайга киләм” исемле апрель укулары үткәрелде. Китапхәнәче бөек шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, викторина үткәрде. Мәктәп укучылары Тукайның шигырьләрен укыдылар һәм “Су анасы”, “Шүрәле” һәм “Кисекбаш” мультфильмнарын карадылар.

Югары Шытсу авыл китапхәнәсе “Ак каен”  ясле балалары өчен татар халык әкиятләренә багышланган кычкырып уку уткәрелде. Әкиятләрне бар кешеләр дә тыңларга ярата  һәм иң күбе балалар. Чарабызның иң башында балалар татар әкиятләрендә гел кешеләр яшәешенең үзенчәлекләре , туган җиргә мәхәббәт, эшкә карата хөрмәт курсәту, намуслылык, кунакчыл һәм әдәпле булу сүрәтләнә, аларда гел яхшылык һәм гаделлек җиңә икәнен белделәр. Китаплар укылганнан соң балалар кызыксыну белән әкият буенча бирелгән сорауларга җавап бирделәр һәм бу әкиятләрнең ярдәмчел әйбәт кеше булырга өйрәткәненә төшенделәр.

 "Апрель укулары" акциясе  кысаларында  Олы Нырты  авыл китапханәсе  балалар бакчасы мөдире белән берлектә  балалар бакчада "Миляшкай" татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган  "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә"  балалар  иртәсе үткәрделәр, .иртәсе барышында  балаларга  кычкырып  китапханәче һәм тәрбияче Г. Тукайның  "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык ",әкиятләрен , шигырьләрен  укыдылар,   " "Бала белән күбәләк ", "Гали белән кәҗә" шигырьләрен  инсценировать итеп күрсәттеләр .  Төгәлләнде чара    гимны-туган тел "Туган тел" белән . Балаларга бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International