Интернет куркынычсызлыгы атналыгы (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә яшьүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күрәбез. Төрле провакацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. Бу кешеләр арасында җылы мөнәсәбәтләр югала баруын, аларның “акча колына” әйләнә баруы турында сөйли. Лесхоз авыл китапханәсендә китапханәче, “Интернет челтәрендә иминлек” дигән темага Лесхоз урта мәктәбенең 3 нче һәм 6 нчы сыйныф укучыларына әңгәмә оештырды. Бу әңгәмәнең төп максаты - алда әйтеп үткән куркынычлар һәм интернеттан дөрес файдалану турында аңлату иде. Чарада барлыгы 10 бала катнашты.

Интернет куркынычсызлык атнасында Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән лицее укучылары өчен анкетирование уздырды. Җавап алуда 18 кеше катнашты. Анкетирование нәтиҗәләре буенча 10 укучы - “Интернетның гадәттегечә кулланучысы”, 5 - укучы тәүлеккә 5 сәгать куллана, 2 - укучы интернетсыз дөньяны күз алдына китерми, 15 - укучы укырга булыша. Барлык катнашучылар интернет сәламәтлеккә зыян китерми дип җавап бирделәр. Анкетирования дә катнашканнарга «Интернет без бед» дигән буклетлар таратылды.

Куркынычсыз Интернет атналыгы кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсе Шәмәрдән лицееның 2А сыйныф укучылары өчен (кл.җитәкчесе Шарипова А.И.) «Безопасный интернет – детям!» дигән танып-белү сәгате үткәрде. “Фиксик Симка” киемендәге китапханәче Галиакберова Р.Х. очрашуны табышмаклардан башлап җибәрде. Укучыларга «Интернет – игра по правилам» дип исемләнгән электрон презентация һәм «Город Интернет!» дигән видеоролик күрсәтелде. Балалар бик теләп «Три угла»,  «Цветик-семицветик», «Выбери стих про Интернет», «Сформулируй правило» и «Интернет-паучок» уеннарында катнаштылар. “Фиксик” укучыларны Интернет челтәренә кагылышлы төп кагыйдәләр белән таныштырды. Азакта балаларга «Фиксики. Интернет» мультфильмы күрсәтелде. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга “Симка” «Безопасный интернет!» дигән буклет һәм «Безопасный интернет детям» дигән белешмәлек (памятка) таратты. Чара бик күңелле үтте!

 

Олы Нырты авыл китапханәсе мәдәният йорты  белән берлектә балаларга “Интернет - игра по правилам”  мәгьлүмәт сәгате уздырдылар. Чара “Прямо по курсу – Интернет”,  презентациясе белән үрелеп барылды. Викторинада актив катнаштылар. Балаларга “Интернет. Полезно. Интересно. Безопасно”  дигән буклет таратылды . 8 бала катнашты.

Интернет куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, Юлбат мәдәният йортында китапханә  белән берлектә 3нче  сыйныф укучыларына “Син һәм синең компьютер” - дип аталган тема буенча мәгълүмат сәгате уздырылды.Укучыларга комьютер презентациясе күрсәтелде. Интернетның уңай һәм тискәре яклары хакында сөйләнде. Чара ахырында төрле кызыклы өстәл уеннары оештырылды.

Иске Икшермә авыл китапханәсендә балалар белән халыкара интернет куркынычсызлыгы атнасы кысаларында  «Интернетның  файдасы һәм зарары» темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче С.Заһриева интернет куллану тәртибе, интернетның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатты. Балалар журналы  “Салават күпере”нең беренче санына күзәтү ясалды.

Олы Кибәче авыл китапханәсендә клуб мөдире белән берлектә “Интернет куркынычсызлыгы” атналыгы кысаларында  6 нчы сыйныф укучылары өчен компьютер презентациясе  күрсәтелде. Интернетның уңай һәм тискәре яклары хакында бәян ителде, соңыннан әлеге тема буенча викторина уздырылды.

Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен түгәрәк өстәл артында “Сәламәтлек иң зур байлык” темасын яктыртып әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә Ике басу Арташ модульле ФАП фельдшеры Рүзилә Салахиева катнашты һәм “Безопасный интернет” акциясе кысаларында балаларга компьютер каршында озак утыру кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады. Балаларның бу темага карашларын тыңлады сорауларга җавап бирде. Соңыннан балалар “Интернет челтәре һәм минем сәламәтлегем” темасына презентация тәгъдим ителде.

Туктар авыл китапханәчесе Килдебәк урта мәктәбе китапханәсендә 6 сыйныф укучылары белән “Куркынычсыз интернет” атналыгы уңаеннан  әңгәмә үткәрде. Укучылар белән интернетның файдалы һәм зыянлы якларын барладык. Интернетның куркынычсызлыгы турында сөйләштек. Бу уңайдан аларга буклтлар тапшырылды.

Мингәр авыл китапханәчесе Загирова Л., башлангыч мәктәп укучыларына, “Син һәм синең компьютер” исемле информацион сәгать үткәрде. Презентация барышында интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштырды, укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Соңыннан, интернетның зарарын чагылдырган, “Каз һәм Аккош” мультфильмын күрсәтте.

Сатыш авыл китапханәсендә “Интернет – всемирная паутина” дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Билгеле булганча, интернет зурлар өчен генә түгел, балалар өчен дә төп ярдәмче. Алар биредән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба ала, китап укый, төрле уеннар уйный алалар. Ләкин аның тискәре яклары да юк түгел. Интернет челтәрендә куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә? Укучылар әлеге сорауга бу дәрестән соң җавап таба алдылар. Китапханәче укучыларга интернетның мөмкинлекләре һәм тискәре яклары турында җентекләп сөйләде. Шулай ук зыян китерүче программалар, азартлы уеннар турында мәгълүмат тапшырды.

Бөтенроссия дәрес нигезендә  «Интернет» челтәрендә балалар куркынычсызлыгына багышланган, Район балалар китапханәсендә 2 класс балалары өчен “Безопастность детей в интернете»  мәгълүмати - аң-сәгате үткәрелде.

      Чара “Фиксики” ”Интернет”  мультфильмнарын караудан  башланып китте. Аннары китапханәче Хәлилова А. Д. укучыларга «Имин Интернет»  электрон презентациясен  күрсәтеп китте, компьютер, интернет челтәре турында сөйләп үтте.

     Балаларга компьютер һәм интернет обзор үткәргәннән соң   укучылар бердән бер  фикергә килделәр, интернет яхшы, әмма китап уку һәм дөрес  мәгълүмат алу яхшырак һәм файдалырак.

     Әңгәмә вакытында балалар белән блиц опрос үткәрелде,  сораштыру нәтиҗәсендә, ачыкланды, алар барысы да өйләрендә компьютер һәм Интернет белән әти әниләрсез  файдалана, һәм шулай ук күп кенә балалар  социаль челтәрләрдә торалар: Вконтакте, Одноклассниках. Укучылар «Нәрсә белән файдалы компьютер яки  Интернет?», « Интернетта нәрсә начар?» сорауларга җавап бирделәр. Өстәмә мәгълүматны, интернетның  төрле төрләрендәге янаулар, мәктәп укучылары, “Чем полезен компьютер и Интернет”  ,

" Интернет опасен» видеороликларын карап үткәч , үзләренә җавап таптылар.

 Чара ахырында балалар белән берлектә китапханәче Хәлилова А. Д "Имин интернет".. темасына буклет ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International