Куркынычсыз тәгәрмәч – 2024

2024 елның 19 мае, якшәмбе

"Куркынычсыз тәгәрмәч" балаларга юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләргә ярдәм итә: велосипедны ничек дөрес йөртергә, юлдагы куркыныч хәлдә зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә, бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча нинди мәгълүматка ия булырга. Сәламәтлекне һәм тормышны саклап калу өчен боларның барысын да белергә кирәк.

26 апрель көнне Саба гимназиясе базасында ЮИД командаларының «Куркынычсыз тәгәрмәч – 2024» конкурсының муниципаль этабы узды. Ярышта барлыгы егерме бер команда катнашты.

Һәр команда бу өлкәдәге теоретик белемнәрен күрсәтте һәм аларны практикада кулланды. «Куркынычсыз тәгәрмәч-2024» яшь юл хәрәкәте инспекторлары муниципаль конкурсында безнең Саба урта мәктәбе командасы җиңү яулады, алар әлеге конкурсның республика этабында катнашачак. Активистларыбызга уңышлар телибез.

Ярышларның барлык җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары эшчәнлегендә мөһим вакыйга, ә анда җиңү юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен актив өйрәнүгә җитди стимул бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International