Хәзерге дөньяда укучыларны теоретик белемнәргә өйрәтү генә түгел, ә аларның гамәли күнекмәләрен һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү дә мөһим. Бу максатка ирешүнең бер ысулы-белемнәрне практик куллануга юнәлдерелгән төрле ярышларда һәм фестивальләрдә катнашу. Мондый чараларның берсе, ЮниорПрофи чемпионаты кысаларында 16 май конне Саба урта мәктәбе базасында "Урманчылык эше" компетенциясе буенча булып узды.
Әлеге чарада катнашучылар бер-берсе белән ярышып кына калмадылар, ә мәктәп территориясендә чыршы, карагай һәм нарат үсентеләре утырту кебек гамәли биремнәрдә үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Моннан тыш, катнашучылар урманны торгызу инженер-технологы һөнәре турында чыгыш ясадылар. Бу аларның һөнәри үсешенә һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә мөмкин булган карьера юллары белән танышуына ярдәм итте.
Чемпионат җиңүчеләренә чара экспертларыннан бүләкләр тапшырылды.