Район китапханәсендә “Табигатьне саклыйк!” - эко-дәрес уздырылды (Мәдәният бүлеге)

2017 елның 6 октябре, җомга

5 октябрь көнне район китапханәсендә аграр көллияте студент кызларына, әйләнә-тирәне саклау елы уңаеннан, “Табигатьне саклыйк!” - эко-дәрес уздырылды. Китапханәче Мустафина Гөлнара “Көзге калейдоскоп” - күргәзмәгә күзәтү үткәрде, табигатькә зыян салмыйча, табигать белән дустанә яшәү зарурлыгын аңлатты. Дәрес барышында табигый материаллар, көзге уңышлардан төрледән-төрле эшләнмәләр иҗат ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International