Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханә, Урта Нырты, Язлы Арташ, Чабья авыл клублары белгечләре Әхмәтшиннар гаиләсендә булдылар. Әлеге визит Халыкара гаилә көне алдыннан һәм «Авыл яше - авыл яши»проекты кысаларында башкарылды.
“Саба-Арена” спорт мәктәбендә кече балалар арасында фехтование бүлеге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ярышлар уздырды. Анда Шатлык, Балачак һәм Эллуки балалар бакчасыннан 50 дән артык бала катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 19 маенда көндез көчле яңгыр, яшен, боз, урыны белән 15-20 м/тизлектәге көчле җил ( Казан шәһәрендә – яшен һәм 17 мс кадәр җил) көтелә. Реклама щитлары, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астына яшеренмәскә киңәш итәбез. Сак булыгыз! Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.
18.05.2025 Йошкар-Ола шәһәрендә ел саен узучы "Браво, Артист!" Халыкара сәнгать конкурсы узды. "Хореография" номинациясендә барлыгы 109 коллектив катнашты. Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы (жит. А. З. Мөбәрәкҗанова) "Халык-сәхнә биюе" номинациясендә "Сабантуй бүләге" номеры өчен 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
«Эх, кунелле кер юу» номеры өчен "Асылташ" хореография коллективы шулай ук 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
17 май - русофиллар халыкара хәрәкәте вице-президенты, Төньяк-Көнбатыш Африканың танылган иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Сөләйман Анта Ндьяем (Сенегал) район китапханәсендә булды.
Кунакларга китапханә буенча экскурсия үткәрелде һәм китапханә эшчәнлеге белән таныштылар
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
Халыкара гаилә көненә, 16 май көнне Шәмәрдән балалар китапханәсендә психолог белән очрашу оештырылды. Очрашуга нейропсихолог, педагог, логопед, дефектолог, психолог, балалар психологы, укытучы, Нейропедагог Галимова Нуршат Гиндулла кызы чакырылган иде. Ул сәләтле балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләде, "ALIF" балалар академиясенә, "ата-аналар академиясе" проектына, ALPHA SCHOOL шәхси мәктәбенә, "хатын-кызлык мәктәбе" проектына һәм "BRILLION FOUNDATION"белем бирү проектларының хәйрия фондына нигез салучы булып тора. Чарада «Хыял»клубы әгъзалары катнашты. Очрашуның темасы «баланы үстерү һәм тәрбияләү»иде. Әниләр психологка сораулар бирделәр, гаиләдә балалар тәрбияләү турында фикер алышуда актив катнаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм беразга балачакка чумдылар. Шулай ук тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Өч сәгатьлек очрашу уңай шартларда узды, барлык катнашучыларда да күңелле тәэсирләр калдырды.
Саба районында 17 нче тапкыр "Серле каләм" иҗат бәйгесе үтте.
16 май көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сабаның 4 нче номерлы “Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар төркеме өчен “Гаилә-бәхет ачкычы” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Китапханәчеләр бәйрәмнең тарихы белән таныштырып, шигырь, мәкальләр укыдылар. Үз чиратында балалар киләчәктә гаиләләрен нинди итеп күрергә теләүләре турында кыскача теләкләрен җиткерделәр. Чара “Гаилә - бәхет ачкычы” открыткасы ясау белән тәмамланды.