2026 елның 7 мартында үзәк шугалакта Байлар Сабасында 2025/2026 елгы хоккей сезоны ябылуга һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ир-атлар командалары арасында алкалы хоккей буенча ярыш узды.
2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында "Ак Барс" Көрәш сарае призларына Көрәш буенча республика ярышы узды. безнең спортчылар тренер-укытучы и. Х. Ермолаев җитәкчелегендә ярышларда актив катнаштылар.
7 нче март көнне Олы Арташ башлангыч гомумибелем бирү мәктәбендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле әбиләргә әниләргә багышлап бәйрәм концерты үткәрелде. Бәйрәм кичәсе матур җырлар шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күнелле үтте.
8 нче март көнне Килдебәк мәктәбендә бадминтон буенча халыкара хатын-кызлар көненә багышланган турнир узды.
А төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:
1нче урын- Мавлетов Булат
2нче урын-Борһанов Данияр
3нче урын-Кәримуллин Данияр
3нче урын-Юмагулов Зөлфәт
Б төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:
1нче урын- Хуҗин Илдан
2нче урын- Идрисов Ислам
3нче урын Хәлиуллин Илзат
С төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:
1нче урын- Гатиятов Раян
2нче урын- Кәримуллина Сайда
3нче урын- Салихов Рияз
3нче урын- Әхтәмҗанова Ралина
3нче урын-Хуҗин Адель
Д төркеме җиңүчеләре һәм призерлары:
1нче урын- Мавлетов Самат
2нче урын- Гатиятова Зәйнәп
3нче урын- Хуҗин Ильяс
3нче урын- Хөсәенова Алина
Чемпионнар һәм призерлар грамоталар һәм баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.
Халыкара ярыш. Өстәл теннисы буенча профессиональ лига Чемпионаты. «С " югары лигасы хатын-кызлар лигасы.Финал өлеше. 2025 елның сентябрендә башланган марафонның йомгаклау туры.Бүген 8 мартта Халыкара хатын-кызлар көнендә «Саба-Арена» спорт комплексына безнең «Саба-Татарстан» кызлар командасы көч сынашты. Аның составында Динара Исмаилова,Алиса Гайнуллина,Галина Гороховатченко,Динә Батыршина,Элина Шәйдуллина,Екатерина Ищенко пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр, шуның белән «В» югары лигасында катнашу өчен юллама хокукын яуладылар.Бер очко аермасы белән Санкт-Петербургның «Рапид» командасы икенче урында һәм Чемпионатның җиңүчесе Семибратовоның «Кондор Эко» командасы булды. Финал этабында катнашучылар «Саба-Арена» хезмәткәрләренә ярышларны үткәрүдә яхшы шартлар өчен.
Әгәр дә теркәлгән кешеләр фатирда 5 көннән бирле яшәмәгән икән, кайбер коммуналь хезмәтләрне яңадан исәпләү өчен гариза бирергә мөмкин.
Без Габдулла Тукайның 140 һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган X Бөтенрәссәй "Тарих эзләреннән" рәсем бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.
Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс старт алды. Бу яшь һәм битараф булмаган кешеләр өчен экстремизмны профилактикалау темасына чуму, интернет-киңлектә һәм яшьләр арасында яклау мәсьәләләрен өйрәнү, ә иң мөһиме – хәрәкәт итәргә өйрәнү өчен уникаль мөмкинлек.
Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында 8 мартка багышланган куңелле дә, файдалы да чара узды. Балалар узләренең жырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмнең дәвамы итеп балалар әниләре белән бергәлектә "Ана һәм бала" сүрәтен төшерделәр. Бәйрәм рәхәт, җылы мөхиттә үтте.
9 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне-8 март бәйрәме уңаеннан социаль хезмәт алучылар алдында хәйрия концерты белән татар эстрадасы артисткасы Илзидә Госман һәм аның музыкаль коллективы чыгыш ясадылар. Социаль хезмәтләр алучылар рәхмәтләрен белдерделәр.