ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2025 ел
җомга

24 июль көнне Сатыш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтенә концерт һәм бәйрәм өстәле оештырылды. Котлау сүзе белән "Саба" ҖЧҖ җитәкчесе Р.Р. Шәймәрданов чыгыш ясады. Чара күңелле узды, сәхнәдә үзешчәннәр чыгыш ясады, кунаклар аларны алкышлар белән сәламләде.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш мәдәният йортында "Зарарлы гадәтләрсез яшә" дигән әңгәмә үткәрелде. Алып баручылар зарарлы гадәтләрнең яшь организмга зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр, зарарлы гадәтләр һәм аларга каршы көрәш турында әдәбиятка күзәтү үткәрделәр.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре маскировка складында булдылар һәм техниканы дошманның пилотсыз очу аппаратларын күрүеннән саклау өчен маскировка челтәрләре ясауга керештеләр. Әлеге кирәк-яраклар махсус хәрби операция уздыру зонасында актив кулланыла. Маскировка челтәрләре кирәкле ресурс булып тора һәм зур күләмнәрдә таләп ителә. Алгы сызыктагы хәрби хезмәткәрләребезгә ярдәм итәргә тырышып, без шулай ук челтәрләр үрү процессына кушылырга булдык. Һәркем үз өлешен кертергә һәм свода катнашучыларга ярдәм итәргә тели. Эшкә дә, волонтерлык эшчәнлегенә дә вакыт табабыз, чөнки иң мөһиме – битараф калмау һәм тизрәк җиңүгә ирешүгә ярдәм итү!

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Барлык китапханәләр өчен дә җәйге каникул вакытында җәйге уку программалары буенча китап белән эшләү традициягә әверелде. Чөнки җәйге укулар балаларда китап белән кызыксынуны активлаштыра, уку культурасына күнектерә, балалар фантазиясен һәм иҗади сәләтләрен үстерә. 24июль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе балалар өчен саф һавада «табигатькә һәм укы!"Балалар ялы вакытында китапханәче балалар басмаларына күзәтү ясады, кыскача балалар язучылары һәм әкиятчеләр турында сөйләде. Табигатьтә балалар матур басмаларны рәхәтләнеп карадылар, тылсымлы әкиятләрнең, Балалар китапларының гаҗәеп битләрен ачып карадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Җәй балаларга күп шатлыклар китерә — кояш, коену, уеннар.
24 июль көнне Саба район китапханәсендә "Китаплы җәй" проекты кысаларында балалар өчен «Саба йөзү бассейны»  директоры Сафина Г. И. белән "Суда сак булыйк" дип исемләнгән мәгълүмати-профилактик әңгәмә үткәрелде.
Сафина Г.И. балалар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләште, су янында ял иткәндә саклык чаралары турында искә төшерде. Шулай ук балаларга рөхсәт ителгән урыннарда һәм өлкәннәр белән бергә генә коенырга мөмкин, суда шаярырга, чикләү билгеләреннән йөзәргә, таныш булмаган урында суга чумарга һәм сикерергә ярамый, дип аңлатты. Чара азагында Сафина Г.И. балаларга бәхетле җәйге каникуллар теләде.
Аннары балалар Тукай паркында Ш.Галиев, М.Пришвин әсәрләрен укып, дәфтәрләренә әсәрләрнең төп геройларын яздылар. "Ямьле-Саба" яр буена төшеп чәчәкләрдән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Катнашучылар осталыкта ярыштылар, үзләренең  белемнәрен һәм иҗади якын килүләрен күрсәттеләр!

Тэги: Мәгариф идарәсе

Җәйге каникул күңелле генә түгел, файдалы да үтә.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча чемпионатның финал уеннары узды (Байлар Сабасы зонасы)

Тэги: ОДМС

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эшләре тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International