Югары Шытсу авыл зираты чүп үләнәреннән арындырылды. Өмәдә авыл халкы бердәм рәвештә катнашты.
Елыш авылында урам концерты булып узды. Балалар катнашында узган концерт тамашачыларга бик ошады. Балалар бик теләп катнаштылар, җырлап һәм биеп күңел ачтылар.
Кичә Байлар Сабасы бистәсендә "ТурникMan - 2024" тартылу буенча ярышлар узды. Ярышлар икенче ел рәттән уздырыла. Баш оештыручы Азат Вәлиуллин һәм турнирның иганәчеләре. Барлыгы 66 кеше катнашты. Иң яшь катнашучы - 5 яшь, иң өлкәне 59 яшь. Йөк белән максималь күтәрелеш 62,5 кг булган. 42 тапкыр максималь тартылу. Катнашучылар арасында Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы да бар иде, ул үзенең яңартылган категориясендә 2 нче урынны алды.
Кече Кибәче авылында яшәүче Сабирова Өммелхода Мәгъсүм кызына 90 яшь тулды. Бу күркәм юбилее белән котларга Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К., "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш филиалы директоры Шәймәрданов Р.Р. килде.
«Минем закон чыгару инициативасы»яшьләр конкурсы
27 июль көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды. Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
"Яшьлек "яшьләр үзәге чәчәкләре ел саен матурлыгы белән сөендерә.
Җәйнең матурлыгы төрле төстәге хуш исле чәчәкләрдә. Иртә яздан башлап көзгә кадәр һәр учреждение территориясе чәчәкләргә күмелеп утыра. Финанс-бюджет палатасы территориясе дә, әлбәттә, күз явын алырлык төрле төстәге петуния, бархатцы, сальвия, лилия чәчәкләре белән тирә-якны ямьләп тора.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация
"Шытсу" ҖЧҖ территориясендә җәйге чорда чисталыкка, матрулыкка зур игътибар бирелә. Төп эшне башкарудан тыш хезмәткәрләр чәчәк утыртып ферма территорияләренә ямь өстиләр.